Алабуга халкы утсыз калды
70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектларында ут юк, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идар...
70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектларында ут юк, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Хәзерге вакытта белгечләр моның сәбәбен ачыклый. Урында «Челтәр компаниясе» җәмгыяте авария бригадалары һәм Алабуга янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме эшли.
Шәһәрдә светофорлар эшләмәү сәбәпле бер юл һәлакәте булган инде.
Алабуга район электр челтәрләре башлыгы Максим Михеев искәрткәнчә, ут авария аркасында беткән.

Комментарийлар