Алабуга болыннарына "попугай"лар ияләшкән
“Түбән Кама” илкүләм паркы хезмәткәрләре Алабуга районында 100дән артык алтынсыман корташар кош (русчасы – щурка золотистая) пәйда булуы турында хәбәр итә, диелә elabuga-rt.ru сайтында. Фото: elabuga-...
“Түбән Кама” илкүләм паркы хезмәткәрләре Алабуга районында 100дән артык алтынсыман корташар кош (русчасы – щурка золотистая) пәйда булуы турында хәбәр итә, диелә elabuga-rt.ru сайтында.
Фото: elabuga-rt.ru
Алабуга болынында Спас күле янында үскән таллыкны дулкын кебек каплаган шат күңелле кош көтүенә беренче булып парк белгече Юлия Лукьянова игътибар итә. Әлеге кошчыклар попугайларга охшаган дип белдерә ул. Шушы 100дән артык кош алтынсыман корташар кош (Merops apiaster) иде, ди Юлия Лукьянова.
Попугайны хәтерләткән алтынсыман корташар кошлар бал корты, төклетура, шөпшә ише бөҗәкләрне очып барган килеш аулый. Нигездә, авыру һәм карт бөҗәкләрне тота, шул рәвешле, умарталыкларда кортлар арасында була торган йогышлы авырулар таралуга каршы гамәл булып тора, шул ук вакытта бал кортларының күп кенә дошманнарын да юк итә. Бу кошлар болын, эшкәртелә торган кыр, көтүлек кебек ачык урыннарны биләп, колония булып яшиләр, өн казып оялыйлар. Буе кимендә 15 см булып, канатлары озын һәм очлаеп киткән, тиз очарга сәләтле бу алтынсыман корташарлар сирәк төр буларак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Хәзерге вакытта әлеге кошларга бөтенләй юкка чыгу янамый, ләкин шартлар начарланса, аларның төр буларак бетү ихтималы бар.
Гомумән алганда, ракшасыман кошларның бер семьялыгына кергән корташарларның эреләре 35 см-га кадәр җитә ала. Татарстанда алтынсыман (сары) корташарлар очраса, аларның башка төрләре Евразиянең, Африканың, Австралиянең уртача һәм тропик зоналарында таралган.
Комментарийлар