Логотип «Мәйдан» журналы

"Акыл фабрикасы" курслар буларак уздырылачак

“Акыл фабрикасы” хәзер курслар буларак уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.“Ачык университет” проекты февраль-март...

“Акыл фабрикасы” хәзер курслар буларак уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
“Ачык университет” проекты февраль-март айларында атнага ике тапкыр үткәреләчәк. "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" курсында 10 галимнең 30 дәрес бирүе көтелә.

Курсларда катнашучыларның татар тарихы буенча системалы белем алу, атаклы тарихчылар һәм практик белгечләр белән эшләү, заманча укыту алымнарыннан файдалану, татар телле мохиттә белемнәрен арттыру мөмкинлеге булачак.
"Акыл университеты"нда урыннар саны чикле. Беренче курслар 50 кешегә исәпләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179677/

Комментарийлар