Логотип «Мәйдан» журналы

Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Нурлатта һәйкәл куелачак

Тиздән күренекле актер һәм режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка туган ягында — Нурлатта һәйкәл куелачак. Бу хакта «Нурлат-информ» район газетасы яза.Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үтк...


Тиздән күренекле актер һәм режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка туган ягында — Нурлатта һәйкәл куелачак. Бу хакта «Нурлат-информ» район газетасы яза.


0171

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән Иҗтимагый совет утырышында һәйкәл кую мәсьәләсе төп темаларның берсе булды. Чарада катнашучылар ике мәсьәләне (һәйкәлнең макетын раслау һәм аның шәһәрдәге урынын билгеләү) карады.





Утырышта сынчы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Дресвянников та катнашты. Ул нурлатлыларга танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов һәйкәленең (ул шулай ук биредә урнаштырылган) авторы буларак та таныш.





Сынчы Габдулла Кариевка һәйкәл кую идеясе инде күптән туганлыгы, эскизны бер атна эчендә эшләве хакында сөйләде.





Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Әлегә һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы хакында сорау ачык кала. Нурлатлылар Instagram социаль челтәрендә әлеге уңайдан үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

 
Фото: nurlat-tat.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар