Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта “КитапFest-әдәби ярминкә»се узды

17 нче май көнне, Актаныш авылында, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты мәйданчыгы алдында «Зур гаиләнең яллары» дип аталган илкүләм проекты кысаларында «КитапFest-әдәби ярминкә»се узды.

Китап бәйрәмен тантаналы рәвештә Ландыш Фарсиева, Эльвира Хабирова һәм Фәндия Гайнанова алып бардылар һәм бәйрәм дәвамында безне ”Бренд-гаилә”, “Әдәби интрига”, “Библиошоу”, “Китап фейс-арт”, ”Библио-кафе” исеме астында тупланган мәйданчыкларында китаплар иленә сәяхәт итәргә чакырдылар.

"Бренд-гаилә"дә җырлы-биюле, нәфис сүз осталары чыгыш ясады, "Зур гаиләнең яллары" илкүләм  проекты кысаларында без дә, "КитапFest-әдәби ярминкә"сендә гаилә чыгышы әзерләп катнаштык. Мин, кызларым Сылу һәм Ләйсән белән, үзем иҗат "Иртән", "Кызларыма" дигән шигырьләрне укыдык.

"Әдәби интрига"да гаилә елына карата мәкальләр, тизәйткечләр, табышмакларга җаваплар эзләдек, әйтергә кирәк, минем олы кызым Сылуга бу китаплар арасында мәкальләр тупланганы ошады. Һәм, әлбәттә инде, күргәзмәдәге барлык китаплар үзебезнең, татар телендә булуларын да әйтеп үтәсем килә. ”Библиошоу”да төрле интеллектуаль уеннар оештырылды, “КитапFest-әдәби ярминкә”сенә бик теләп килгән балаларга Актаныш китапханәсенең балалар бүлеге хезмәткәрләре Ильмира Фархтдинова һәм Алсу Сәлимова төрледән-төрле мавыктыргыч уеннар оештырып, кечкенә бүләкләр дә өләште. “Китап фейс-арт”та милли орнаментлар кулланып брошкалар (түштамга) һәм бисер белән гаилә агачы ясалды. Һәр гаилә үзенең укыган, истә калган, башкаларга да укытасы килгән китапның исеме, авторлары язылган китапчыкларны гаилә агачына элү килгән кунакларда кызыксыну уятты. Ә “Библио кафе”да катнашучылар рәхәтләнеп кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр.

Төрле буын гаиләне берләштереп, рухи яктан бай булган, әдәбиятлы, мәдәниятле гаиләләрне башкаларга таныту, бергәләп актив тормыш рәвеше алып баруны алмаксат итеп куйган  әлеге китап бәйрәмендә Актаныш районыннан 20 гаилә катнаштык. Һәр мәйданчыкта актив катнашкан гаиләләр белән китапханәче Фәндия Гайнанова таныштырып барды: Актаныштан Хөсәеновлар, Галеевлар, Шаяздановлар, Гилязовлар, Фахртдиновлар, Актанышбаштан Хановлар, Иске Байсардан Гариповлар, Яңа Кормаштан Зыятдиновлар, Иске Айманнан Тимеровлар, Яңа Әлемнән Хуҗиннар, Олы Имәннән Маннаповлар, Иске Кормаштан Зыязетдиновлар, Тат.Суксудан Галимовлар, Тат.Ямалыдан Муллагалиевлар, Аккүздән Җәмиловлар, Кировтан Фатыйховлар, Теләкәйдән Камаловлар,  Күҗәкәдән Шәйхетдиновлар, Чуракайдан Мингазовлар, Аештан Местаковларга ихластан рәхмәт әйтеп, бәйрәм ахырында бу проект кысаларында район китапханәләенрдә үткән 2024-Гаилә елы исеме астындагы төрледән төрле чараларда катнашкан әлеге китапсөяр гаиләләргә китапханә мөдире Гөлназ Әхмәдишина имзасы белән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә мәйданчыклар матурлык өчен дә, күз буяу өчен дә түгел иде. Без бу бәйрәмнән ниндидер яңалык, рухи күтәрелеш алдык, һәм гаилә статусына төпле һәм шул ук вакытта җылы караш булганын сиздек. Китап бәйрәмендә катнашучы һәркем "Гаиләләребез бөтен, нигезләребез нык, җил-яңгырларга бирешмичә, буыннар чылбырын өзмичә тыныч тормышта кабат очрашырга язсын”,- дигән изге теләктә таралыштык.

Алсу Галеева,

Актаныш авылы.

Галерея

Комментарийлар