Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта эксклюзив машиналар ярышты (ФОТО)

Актаныш районының “Иман” спорт сарае үзендә бик тә үзенчәлекле бәйге кабул итте. Чөнки гади автомобиль  модельләре ярышының катнашучылары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иде. Бу...

Актаныш районының “Иман” спорт сарае үзендә бик тә үзенчәлекле бәйге кабул итте.


 f1c8e2bf41d2d323729402c2328942c9



Чөнки гади автомобиль  модельләре ярышының катнашучылары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иде. Бу хакта "Актаныш таңнары" газетасы хәбәр итә.


Сентябрь аеннан Актаныш районы авиа, автомодельләр, робот техникасы, информатизация буенча яңа дәрәҗәгә чыкты. Балалар иҗат үзәге белән җитәкчелек итә башлаган Илнур Хуҗин техник иҗат белән шөгыльләнергә теләге булган балалар өчен шушы заманча юнәлешне сайлады.


Район җитәкчелеге тарафыннан да әлеге юнәлеш зур хуплау белән кабул ителде. Август аенда Актанышны шаулаткан авиашоу да әлеге тармакны популярлаштыруга таба ясалган ныклы адым иде.


Бүген исә Минзәлә, Ютазы, Саба районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән командалар гади автомобиль модельләрен ераклыкка, төгәллеккә сынады. Балалар да үҗәтлек күрсәтеп, берсеннән-берсе калышмаска тырышып, ярышларны тагын да кыздырып җибәрде.


Республика күләмендә элеге техник иҗат юнәлешендә Ютазы танылу алган районнарның берсе. Яр Чаллы шәһәренең дә бу юнәлештә мактап телгә алырлык уңышлары шактый.


Шуңа күрә дә ярыш тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына да әверелде. Балалар автомобиль ярыштырса, аларның остазлары автомодельләр буенча фикер алышты, бу юнәлештә нәтиҗәле эшләү юлларын эзләде.



 

Комментарийлар