Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш тәңкәләре табыла тора...

Күптән түгел сайтыбызда "Актанышның сихри тәңкәләре…" дигән язма бастырып чыгарган идек.Анда Актаныш районында табылган серле тәңкәләр турында сүз бара. Менә укучыларыбыздан да шул уңайдан хатлар килә...

Күптән түгел сайтыбызда "Актанышның сихри тәңкәләре…" дигән язма бастырып чыгарган идек.
Анда Актаныш районында табылган серле тәңкәләр турында сүз бара. Менә укучыларыбыздан да шул уңайдан хатлар килә башлады. Актаныш районыннан Ралия Бакирова:"Язманы укыдым да мин дә үземдә булган тәңкәне җибәрергә булдым. Бу тәңкә Актаныш районы Сәфәр авылыннан. Минем бабамның әнисеннэн калган. Мөгаен ул аны чулпы итеп тагып йөргәндер. Ансын төгәл белмим. Бакчада ел саен бәрәңге утыртканда төрле тимер акчалар табыла, ләкин монысы берәү генә", - дип яза хатында.
 
20180526_211121
20180526_211141

Комментарийлар