Актаныш районында “БиюМәйдан” фестиваль-конкурсы гөрләде
2 декабрь көнне Актанышта “БиюМәйдан” фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары гөрләде, дип хәбәр итә aktanysh-rt.ru сайты.Иртәнге сәгатьләрдә Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлар...
2 декабрь көнне Актанышта “БиюМәйдан” фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары гөрләде, дип хәбәр итә aktanysh-rt.ru сайты.
Иртәнге сәгатьләрдә Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары бию осталыкларын күрсәтсә, кичке якта мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары жюри алдында имтихан тоткан.
Бәйге районның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү; 2016 ел Россиядә Кино елы уңаеннан татар, совет, рус, чит ил кинофильмнары, әкиятләре, мультфильмнарының көйләрен искә төшерү, популярлаштыру; бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту; башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту; үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру; районның бию традицияләрен саклау һәм үстерү; иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.
Бәйгедә 5 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләргә катнашу мөмкинлеге бирелгән.
Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр, үзешчән бию коллективлары да бәйге кысаларында сәхнә тоткан.
Конкурсның номинацияләре буенча, биредә төрле халык, милләт биюләре, кино, мультфильмнарда яңгыраган көйләргә куелган биюләр белән катнашу мөмкинлеге булдырылган.
Авыл мәдәният йортлары, авыл мәктәпләре арасында әлеге бәйге 28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам иткән.
“БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсының Гала-концерты район мәдәният йортында киләсе атнада узачак.

Комментарийлар