Логотип «Мәйдан» журналы

Аксубайда яшәүче чит ил кешесен үз йортына яздырганы өчен хөкем ителгән

Аксубай районы прокуратурасы 68 яшьлек Равил Харисовка кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады, дип яза "Авыл таңнары" газетасы.Суд аны җинаять кылуда – Россия Федерациясендә гражданлыгы...

Аксубай районы прокуратурасы 68 яшьлек Равил Харисовка кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады, дип яза "Авыл таңнары" газетасы.
Суд аны җинаять кылуда – Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затны яшәү урыны буенча торак бинада фиктив яздырганы өчен гаепле дип таныды.
– Суд 2018 елның 24 гыйнварында гаепләнүченең, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция пункты бинасында булып, гражданлыгы булмаган затның аның торак йортына килүе турында белдерү кәгазенең тутырылган бланкын тәкъдим итә, чынлыкта исә гражданлыгы булмаган затка әлеге адрес буенча торак йорт бирелмәгән, – дип белдерде район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина.
– Россия Федерациясе территориясендә гражданлыгы булмаган затның канунсыз яшәве өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләре белән гаепләнүче Россия ЭЭМның миграция пункты бүлегенә гражданлыгы булмаган затның миграция исәбе кагыйдәләрен үтәвен һәм Россия Федерациясе территориясендә аның күченүләрен контрольләүне тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә.
Суд гаепләнүчегә 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.
 

Комментарийлар