Логотип «Мәйдан» журналы

Аксубайда укытучы пешекче булып эшли

“Аксубай“ агрофирмасының “Луч“ бүлеге ашханәсендә булучыларның пешекчегә рәхмәтләре зур. Кыр эшләре кызган чорда ашханәдә дә чын-чынлап “эссе“ була, дип яза "Авыл таңнары" газетасы. Фото: aksubayevo.r...

“Аксубай“ агрофирмасының “Луч“ бүлеге ашханәсендә булучыларның пешекчегә рәхмәтләре зур. Кыр эшләре кызган чорда ашханәдә дә чын-чынлап “эссе“ була, дип яза "Авыл таңнары" газетасы.
48-00 Фото: aksubayevo.ru

Монда Ольга Елендеева пешекче булып эшли. Ул чәчү, урак өсте компанияләрендә механизаторларны, комбайнчыларны, машина йөртүчеләрне кайнар төшке һәм кичке ашлар белән тәэмин итә. Беренче һәм икенче ашлардан тыш, камыр ризыклары пешерергә дә вакыт таба ул. Кыр хезмәтчәннәре төшке һәм кичке аш вакытларын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала.
Ольга Михайловна пешекче һөнәрен чагыштырмача күптән түгел генә үзләштергән. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң унбиш ел Савруш мәктәбендә укытучы булып эшли ул. Мәктәп ябыла һәм укытучыга башка эш эзләргә туры килә. Шулай итеп ул ашханәгә пешекче булып урнаша. Уңган, булдыклы хатын гаиләсе, балалары өчен тәмледән-тәмле ризыклар әзерли. Аның ике улы һәм бер кызы. Олы улы укуын тәмамлаганнан соң Мәскәүдә эшли, икенчесе армиядә – Мәскәүдә хезмәт итә. Төпчек кызы – студент, Казанда укый. Ире 11 ел элек якты дөньядан киткән, күп балалы ана балаларын ялгызы аякка бастырган. Ашханә күрше авылда урнашканга, ризыкларны вакытында пешереп өлгерер өчен аңа кояш белән бергә уянып эш урынына кадәр барырга да кирәк бит әле. Аның өчен иң мөһиме – иминлек, балаларының бәхете, алар хакына авырлыкларны җиңәргә, тырышып хезмәт куярга күнеккән ул.
Ашханәдә эш күләме җитәрлек, әмма бер ел эчендә ул җәмәгать туклануы тармагының барлык нечкәлекләрен дә үзләштереп өлгергән. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре дә пешекче хезмәтеннән канәгать.
– Бары тик үз эшеңне яратырга гына кирәк, – ди Ольга Михайловна. – Күтәренке кәеф белән эшләү шулай ук мөһим.
Авыл пешекчесенең эше кышын да бетми. Бүлектә терлекчелек объектларына кырдан салам кертү эшләре башланды. Әлеге хезмәткә җәлеп ителгән механизаторларны да тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итәргә кирәк, диелә язмада.

Комментарийлар