Аксубайда «Милли чигешләр әлифбасы» күргәзмәсе ачылды
Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда «Милли чигешләр әлифбасы» дигән яңа күргәзмә ачылды. Туган телләр елына багышланган күргәзмә музейга килүчеләрне үзенең үзенчәлекле тарихка ия булган матур экс...
Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда «Милли чигешләр әлифбасы» дигән яңа күргәзмә ачылды. Туган телләр елына багышланган күргәзмә музейга килүчеләрне үзенең үзенчәлекле тарихка ия булган матур экспонатлары белән сөендерә.
Күргәзмә бик тәэсирле, якты һәм матур килеп чыккан. Ул Чабаксар шәһәреннән бүләк ителгән чуаш орнаментлары чигешләреннән башлана. Чуаш милли чигүе ике ягы да бертөрле булуы белән кызыклы. Арткы ягында бернинди төенчекләр яисә тигезсезлекләр таба алмыйсың. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татар милли экспонатларыннан тамбур чигү техникасында эшләнгән намазлык аерым урын алган, аның читләрендә оҗмах ишеген гәүдәләндергән чәчәкләр һәм яфраклар рәвешендә чигелгән ясалма орнамент бар. Бу, кешенең намазга баскач — җәннәт ишекләре алдында булуын аңлата, ә орнамент читләрендәге чәчәкләр — ул җәннәттә безне әйләндереп алган гүзәллек. Коръән сүрәсе тагын бер кызыклы экспонат булып тора, гадәттә аны саклаучы сыйфатында диварга эләләр.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, күргәзмәдә кызыклы тарихлы экспонатлар — яулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары, ясалма чигелгән калфак һәм башка матур чигешләр күп.
Шунысы күңелле, музейдагы барлык экспонатлар да диярлек безнең районнан — Карасу, Яңа Дума, Татар Сөнчәлесе һәм Мюд авылларыннан китерелгән.
Күргәзмәнең «Милли чигү әлифбасы» дип аталуы һәр орнамент элементының үз мәгънәсе булуына бәйле. Орнамент ярдәмендә без ата-бабаларыбыз калдырган юлламаны, мәсәлән, сызыкның — кырны, сызык өстендәге нокталарның — чәчелгән басуны, дулкынның суны аңлатуын укый алабыз. Күргәзмә нәкъ шуның өчен шундый исем йөртә дә инде, без буыннар бәйләнешен саклап, чигүләрне «укыйбыз».
Туган якны өйрәнү музее барлык теләүчеләрне яңа күргәзмәне карарга чакыра! Әгәр сезнең өйдә матур чигүләр бар, тукымасы инде тузган икән, аны кисәргә, пыяла астына кысага куярга салырга һәм киләсе буыннар өчен сакларга киңәш итәбез. Әгәр сез аны күргәзмә өчен тапшырырга телисез икән, туган як тарихын өйрәнү музее аны шатланып кабул итәчәк.

Фото: http://aksubayevo.ru/
Комментарийлар