Логотип «Мәйдан» журналы

Аксубайда күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче малай үлгән

Аксубайның «Юность» спорт комплексында күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче үлгән, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.&nb...

Аксубайның «Юность» спорт комплексында күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче үлгән, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
 
Башлангыч мәгълүматларга караганда, күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән. Тиз арада бер малайның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 3 февраль көнне Чистай хастаханәсендә яшь көрәшченең йөрәге тибүдән туктаган.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар