Логотип «Мәйдан» журналы

АКШта Татарстан эшмәкәренең медальләрен урлаганнар

Татарстанда танылган миллионер Чаллы эшмәкәре Сергей Акульчев Сан-Францискода җинаятьчеләр корбаны булган.Эшмәкәр-кондитер тормыш иптәше белән арендага алынган автомобильне түләүле машина кую урынында...

Татарстанда танылган миллионер Чаллы эшмәкәре Сергей Акульчев Сан-Францискода җинаятьчеләр корбаны булган.
inx960x640
Эшмәкәр-кондитер тормыш иптәше белән арендага алынган автомобильне түләүле машина кую урынында калдырып, җирле кафега төшке аш ашарга кереп киткән. Аннан чыккач Сан-Францискода түләүле машина кую урынының бик үк ышанычлы җир түгеллегенә инанганнар.
- Ашадык дип атала инде... Велосипед юк, тәгәрмәчләр, кием-салым салынган чемоданнар, спорт киемнәре, башка сумкалар һәм IRONMAN Santa Rosa медальләре юкка чыккан. Полиция хезмәткәрләре килмәде, участокка үзебезгә барып, гариза язарга туры килде, - дип язып куйган эшмәкәр үзенең  Facebook битендә.
Билгеле булганча, Сергей Акульчев гаиләсе белән чит илдә узучы Ironman дип аталучы, үз эченә төрле спорт төрләрен кертән ярышларда даими катнаша.
wx1080 Фото: Сергей Акульчев
 
 
 

Комментарийлар