- Кичәне уздыруда Йель университеты Халыкара үзәге, уку йортының аш-су әзерләргә өйрәтү түгәрәге, "Татарстанның яшь илчеләре" программасы кысаларында Татар яшьләре форумы ярдәм итә.
"Кичә башка милләт вәкилләрен һәм Америка халкын татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарада 60 лап кеше катнашуы көтелә", - диде Ләйсән Туктамышева.
- Йель университеты - Гарвард һәм Принстон университетлары белән беррәттән АКШның иң зур югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Американың Коннектикут штатының Нью-Хейвен каласында урнашкан. Биредә 2 меңләп курс буенча 65 кафедрада белем алырга мөмкин.
Комментарийлар