Логотип «Мәйдан» журналы

АКШ илчесе Татарстан турында: Мин бу сәфәрне беркайчан да онытмаячакмын

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда Татарстанга сәфәреннән алган хис-кичерешләр хакынд...

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда Татарстанга сәфәреннән алган хис-кичерешләр хакында сөйләде.
01071 Фото: twitter.com/USEmbRu
«Бу – минем Татарстан Республикасына тәүге сәфәрем, моңа кадәр дә әлеге төбәкнең кунакчыллыгы турында ишетеп белә идем. Илче вазифасын башкарганчы, Ford Motors компаниясе директорлар советында эшләдем. Ford Татарстан Республикасында иң зур инвесторлардан санала», - дип искәртте дипломат.
Джон Хантсман Казанга якшәмбе кичендә килде. Дипломат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә булды.
«Мин Татарстанда ике көнгә якын булдым һәм бу төбәкнең кунакчыллыгы, инновацион идеяләр, республикада ирешелгән уңышлар хакында күп нәрсәләр белдем. Мин бу сәфәрне беркайчан да онытмаячакмын», - дип сүзен йомгаклады Джон Хантсман.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар