«Ак Барс» хоккейчылары Россия Олимпия җыелмасына кертелмәде
Пхенчханда узачак XXIII кышкы Олимпиадада катнашачак Россия хоккей җыелмасының составы игълан ителде. Анда «Ак Барс»тан бер генә хоккейчы да кертелмәгән. Фото: Илнар ТухбатовИл җыелмасына континенталь...
Пхенчханда узачак XXIII кышкы Олимпиадада катнашачак Россия хоккей җыелмасының составы игълан ителде. Анда «Ак Барс»тан бер генә хоккейчы да кертелмәгән.
Фото: Илнар Тухбатов
Ил җыелмасына континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы 25 хоккейчы кергән. Аларның 15е – Санкт-Петербургның СКА клубы уенчылары. Моннан тыш 8 хоккейчы – ЦСКА һәм 2се Магнитогорскиның «Металлург» командасыннан.
Шунысы да игътибарга лаек: ил җыелмасын СКА командасы баш тренеры Олег Знарок җитәкли.
Олимпиадада катнашачак хоккейчылар исемлеге: капкачылар – Василий Кошечкин («Металлург»), Илья Сорокин (ЦСКА), Игорь Шестеркин (СКА); сакчылар – Вячеслав Войнов, Владислав Гавриков, Артем Зуб, Андрей Зубарев, Динар Хафизуллин (барысы да – СКА), Богдан Киселевич, Алексей Марченко, Никита Нестеров (барысы да – ЦСКА); һөҗүмчеләр– Александр Барабанов, Никита Гусев, Павел Дацюк, Илья Каблуков, Сергей Калинин, Илья Ковальчук, Николай Прохоркин, Вадим Шипачев, Сергей Широков (барысы да – СКА), Сергей Андронов, Михаил Григоренко, Кирилл Капризов, Иван Телегин (барысы да – ЦСКА), Сергей Мозякин («Металлург»).
Олимпиадада хоккей турниры 14-25 февраль көннәрендә уза. Анда Россия командасы Олимпия әләме астында чыгыш ясаячак.
Турнирга әзерлек кысаларында соңгы этапта команда белән резервтагы 3 хоккейчы да шөгыльләнәчәк. Алар арасында «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар. Запастагы уенчылар составтагылар җәрәхәт алган очракта гына Уеннарда катнаша ала.

Комментарийлар