Логотип «Мәйдан» журналы

“Ак Барс” финалда икенче җиңү яулады

Казанның “ Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогы финалында икенче җиңүен яулады. Фото: Андрей Голованов, photo.khl.ruКазанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командалары арасы...

Казанның “ Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогы финалында икенче җиңүен яулады.
ak-bars-cska_1523904056403195375 Фото: Андрей Голованов, photo.khl.ru
Казанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командалары арасында барган серия исәбе – 2:0.
Казанда узган матчны Мәскәү командасы көчле башлады. Шулай да исәпне “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо ачты. Азеведо көчле итеп сукканнан соң, көндәшләрнең капкачысы үз капкасын саклап кала алмады. Уен азагында “ЦСКА” алка кертеп, исәпне тигезләп куйды.
Икенче периодта “Ак Барс” җиңде. Роб Клинхаммер керткән алкасы казанлыларны алга чыгара.
Өченче периодта Данис Зарипов керткән алка исәпләнми. Видеокабатлауны кулланганнан соң, алканың тимераяк белән кертелгәне ачыклана. Период ахырында “ЦСКА” капкачыны алып, алты уенчыны да чыга, тик ул аларга нәтиҗә бирә алмый.
Шулай итеп, соңгы исәп 2:1.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар