Логотип «Мәйдан» журналы

“Ак Барс” банкы шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны финанслый башлаячак

“Ак Барс” банкы ислам кануннары буенча торак алуны финанслау буенча яңа продукт тәкъдим итәргә җыена. Бу турыда “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин әйтте.“Продукт һәм инфраструктура...

“Ак Барс” банкы ислам кануннары буенча торак алуны финанслау буенча яңа продукт тәкъдим итәргә җыена. Бу турыда “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин әйтте.
“Продукт һәм инфраструктура әзер. Квалификацияле белгечләр булуы бик мөһим. Без аларны элек бу эш белән шөгыльләнгән оешмалардан җәлеп итә алдык”, - диде ул.
Валерий Сорокин сүзләренчә, шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны финанслау проекты киләсе елда эшли башлаячак.
"Бүгенге шартлар һәм мохит яңа проект үсеше өчен уңай түгел. Әмма Татарстан банкында бу проектка ихтыяҗ булуын күрәләр һәм клиентларга актуаль тәкъдимнәр ясарга планлаштыралар", - диде “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175656/

Комментарийлар