Айзирә Имамованың "Хыялыма таба барам" китабы презентациясе
11 нче октябрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яшь язучы, шагыйрә, журналист Айзирә Имамованүың "Хыялыма таба барам" китабы презентациясе үтте.Чарада шагыйрәнең иҗатта...
11 нче октябрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яшь язучы, шагыйрә, журналист Айзирә Имамованүың "Хыялыма таба барам" китабы презентациясе үтте.
Чарада шагыйрәнең иҗатташ дуслары, укытучылары, якыннары, "Шәһри Чаллы" газетасында эшләүче хезмәттәшләре, әдәбият сөючеләр җыелды. Тамашачылар Айзирә Имамова "Хыялыма таба барам" дигән беренче китабына кергән шигырьләрен тыңладылар. Аның сүзләренә язылган яңа җырлар тәкъдим ителде. Ул җырларны Диләрә Камалова, Ришат Шәйхетдинов, Илнур Гомәров, Артур Салихов башкарды.
Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева, "Идел" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова килгәннәр иде.
Чаллы милли матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Йосыпова Айзирәне котлап, теләкләрен белдерде. Чарага "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризида Гасыймова да килгән иде. Шулай ук кунаклардан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, язучы Рушания Гыйләҗева, шагыйрь Рәкит Аллабирде, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, мәгариф ветераны Йолдыз Шәрипов, галимә, җырчы Дания Сибгатуллина һ.б. бар иде.
Чыгыш ясаучылардан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин мондый кичәләрнең әдәби җәмәгатьчелек өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Кичәне Лилия Гыйбадуллина алып барды.

Фото: Гөлнар Караева
Комментарийлар