Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Зарипов: Укытучыларга тәрбия функциясен көчәйтергә кирәк

Интернет гасырында мәктәпләрдә педагогларга тәрбия функциясен көчәйтергә кирәк, ул икенче планга күчә бара. Бүген Татарстан Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясе депутатлыгына кандидатларның дебатл...

Интернет гасырында мәктәпләрдә педагогларга тәрбия функциясен көчәйтергә кирәк, ул икенче планга күчә бара. Бүген Татарстан Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясе депутатлыгына кандидатларның дебатларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов шундый фикерен әйтте.
Айрат Зарипов: Укытучыларга тәрбия функциясен көчәйтергә кирәк<br>
«Заман үзгәрә, хәзер укучылар үз күнекмәләрен укытучыга тапшыра. Укучылар кайбер әйберләрне укытучылардан күбрәк белә. Элек китап һәм фильмнар төп мәгълүмат чыганагы иде. Хәзер аны интернеттан алып була. Уку йортларында тәрбия функциясе югала. Дәрес өч максатны — белем бирү, тәрбия һәм аң-белемне үстерүгә корыла. Тәрбия функциясенә игътибарны киметергә ярамый», - диде ул.
Җыелучыларның сорауларына җавап биреп, Айрат Зарипов дебатларга әзерләнгәндә мәктәп елларын һәм аеруча рәхмәт хисләре белән үзенең сыйныф җитәкчесе искә төшерүен әйтте.
«Мин һәрвакыт Александра Черникованы - безнең сыйныф җитәкчесен искә алам. Ул мәктәп елларында миңа политинформация әзерләргә куша иде, бу минем һөнәрем булды. Укытучыларга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Хәзерге тормышта коммуникатив күнекмәләрне югалту бар. Әңгәмә вакыты җитте. Без сөйләшергә өйрәндек, әмма тыңлау сәләтен югалттык», - диде дебатларда катнашучы.
Йомгаклау сүзендә Айрат Зарипов дебатларда катнашучыларны һәм тыңлаучыларны эшче белгечлекләр буенча Милли чемпионатка чакырды. Ул 20 майда «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Зарипов сүзләренчә, мондый чаралар аша хезмәт кешесенә хөрмәтне саклап калырга мөмкин.

  • «Бердәм Россия» дебатлары Казанда «Мәгариф: хезмәт базарында сыйфат, шартлар һәм перспективалар» темасына узды. Анда алты кандидат катнашты.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186178/

Комментарийлар