Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Зарипов «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Зариповны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Тата...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Зариповны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Айрат Зарипов «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан китте<br>
«Айрат Зарипов 2015 елдан «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгын җитәкләде», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Айрат Зариповның «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы вазифасындагы урынын кем алачагы турындагы ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193883/

Комментарийлар