Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Зарипов милли матбугат чаралары уникальлекне сакларга тиеш дип саный

Татарстанда милли телләрдә чыга торган басмалар үзләренең аерымлыкларын һәм аудитория белән элемтәне сакларга тиеш. Чөнки алар республикада яшәүче халыкларга кирәк. Бу турыда "Татмедиа" Республика мат...

Татарстанда милли телләрдә чыга торган басмалар үзләренең аерымлыкларын һәм аудитория белән элемтәне сакларга тиеш. Чөнки алар республикада яшәүче халыкларга кирәк. Бу турыда "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Айрат Зарипов милли матбугат чаралары уникальлекне сакларга тиеш дип саный
“Мәгълүмат технологияләре бик тиз үзгәрә, вакыт белән бергә атларга өлгерергә кирәк. Милли матбугат чараларына аудиторияне һәм уникальлекне сакларга кирәк. Чуваш телендә чыга торган “Сувар” республика газетасы бер елэчендә социаль челтәрләрдә язылучылар санын 23 процентка арттырган һәм 9 мең укучы җыйган. Ай саен сайтка 2 мең кеше керә”, - диде Айрат Зарипов.
“Удмурт телендә чыга торган „Азьлан“, чуваш телендәге „Ялав“, „Туслах“, „Ял пурнасе“, „Таван ен“ газеталарына бу юнәлештә эшләрне көчәйтергә кирәк”, - диде “Татмедиа” җитәкчесе.

  • Республикада рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә 524 басма матбугат чарасы теркәлгән.



Фото: архив tatar-inform

Комментарийлар