Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Хәйруллин: Татарстан аграрийларына якынча 9 млрд сум зыян килгән

Татарстанда көзге уҗымнарның яртысыннан артыгы һәлак булу  сәбәпле, аграрийларга килгән зыян 9 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин  әйтте.Дәүләт Думасы деп...

Татарстанда көзге уҗымнарның яртысыннан артыгы һәлак булу  сәбәпле, аграрийларга килгән зыян 9 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин  әйтте.
Айрат Хәйруллин: Татарстан аграрийларына якынча 9 млрд сум зыян килгән<br>
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы көннәрдә Апас, Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары кырларын карады. Көзге культураларның яртысыннан артыгы һәлак булуга бәйле хәл Татарстанда аерым контрольдә тора. Республика районнарында 120 мең гектардан артык мәйданда чәчүлекләргә зыян килгән.
«Апрельдә бик җылы булганга, уҗымнар тиз үсә һәм иртә вегетация процессы башланды. Шул ук вакытта төнлә температура минус булганлыктан, аның тискәре йогынтысы да көчле булды. Һава шартлары белән бәйле рәвештә кайбер районнарда уҗымнарның 77 проценты зыян күргән. Татарстан буенча 43 муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде», - диде Хәйруллин.
«Хәзер Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында район башлыклары белән берлектә әлеге нәтиҗәләрне бетерү буенча чаралар әзерләнә. Хәл бик җитди, күп мәйданнарда яңадан чәчү таләп ителә. Бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Соңгы исәпләүләр буенча, уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле, аграрийларга килгән зыян 9 миллиард сумга якын тәшкил итә», - диде ул.
Районнар буенча эш сәфәре барышында муниципаль берәмлекләр башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар булды.
«Россия авылы» проекты координаторы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре сорауларына җавап бирде.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185809/

Комментарийлар