Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте.  Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды. Бу хакта республика башлыгы матбугат...

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте.
 
Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улын, пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә, үз теләге белән Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан азат итәргә”, - диелгән республика башлыгы боерыгында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.
Айрат Сибагатуллин төбәкнең Мәдәният министрлыгын 2011 елдан бирле җитәкләде.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар