Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. "Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Сезне Бөтенроссия Китапханәләр көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! К...
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
"Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Сезне Бөтенроссия Китапханәләр көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм.
Китапханә – аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап уку һәм матбагачылык үсеше, әдәби процессның һәм китапханә эшенең камилләшүе – бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, тулаем бөтен җәмгыять өчен һәрчак актуаль булды һәм шулай булачак та.
Татарстан китапханәләре республиканың мәдәни тормышында актив катнаша һәм заман сулышын тоеп яши. «Паркта китапханә», «Мөхтәрәм китап – шәһәрдән читтә очрашулар», «Әдәби ишегалды», «Укучының мәдәни көндәлеге» проектлары, «Ел китабы», «Иң күп укый торган мәктәп укучысы» конкурслары китап укучы татарстанлыларның иң яраткан акцияләренә әйләнде.
Бүген республикада 150 китапханә эшли, 3788 китапханә хезмәткәре бай китап фондын саклап калу һәм укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эшләр башкара. «Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү» программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә китапханәләр яңача җиһазландырыла, фондлары тагын да баетыла, укучылар белән эшләүнең заманча технологияләре кулланышка кертелә. Татарстандагы китапханәләрнең 90 проценты интернет челтәренә тоташтырылган. Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсендә цифрланган берәмлекләрнең саны 4400 тән артып китте. Алардан Татарстанның иң ерак районнарында яшәүчеләр дә тоткарлыксыз файдалана ала.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мәгълүмат өлкәсендәге белемнәр гаранты буларак, сез үзегез хезмәт күрсәткән укучыларга мәгърифәт нуры таратасыз, аларда Китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбиялисез. Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез рәхмәтле булсын, фондларыгыз баеганнан байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә якты ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. Сезгә нык сәламәтлек, илһамлы иҗат һәм игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар телим", - диелгән котлауда.

Комментарийлар