
- Кызыбыз Чаллыдагы медицина шәһәрчегенең перинаталь үзәгендә 12.40 сәгатьтә дөньяга килде. Авырлыгы – 3824 грамм, буе – 56 см. Туу вакыты 30 майга билгеләнгән иде, әмма алданрак туасын күңелем белән сиздем. Аллага шөкер, Ходай безне уллы да, кызлы да итте. Хәлебез яхшы, балам янымда, икәү сөйләшеп ятабыз. Кызыбызга Риана дигән исем сайладык. Бу исемне безгә Чаллы артистлары тәкъдим итте. Без алар белән бердәм булып яшибез, исем сайлаганда да бергә киңәшләштек, – ди Айгөл.
Комментарийлар