Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Метшин Түбән Камада янгында һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты

Татарстанның Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Айдар Метшин бүген «Интехпром» ширкәтенең җитештерү базасында янгында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта шәһәр ха...

Татарстанның Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Айдар Метшин бүген «Интехпром» ширкәтенең җитештерү базасында янгында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
6828 Фото: e-nkama.ru
Мәгълүм булганча, янгында биш кешенең гомере өзелгән. «Барлык Түбән Кама халкы һәм үз исемемнән «Интехпром» предприятиесендә килеп чыккан янгында һәлак булучыларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Әлеге фаҗигале хәл барыбызны да тетрәндерде. Янгында зыян күрүчеләрнең тизрәк терелеп аякка басуын теләп калабыз», - диелә Түбән Кама районы хакимияте башлыгы мөрәҗәгатендә.
Янгынның 11 декабрьдә иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә Түбән Каманың «Интехпром» җәмгыятендә шартлау булганнан соң чыгуы, нәтиҗәдә бинаның бер өлеше җимерелүе мәгълүм. Янгында биш кешенең һәлак булуы билгеле, ә алты кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларның туганнарына мәгълүмати-психологик ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия" эшли: 8(843)2274696.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан “Шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләре бозылып, ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыган. Хәзерге вакытта җимерелгән урыннарда эш бара. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Тикшерү кысаларында, предприятиедә куркынычсызлык өчен җавап бирүчеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар