Агулы эчемлеккә әйләнмәсен өчен чәйне ничек пешерергә?
Сер түгел, чәй дөньядагы иң киң кулланылыштагы эчемлекләрнең берсе булып тора. Әмма, куркынычларны бәяләү Немец фдераль иниституты экспертлары белдергәнчә, күп кенә чәй яратучылар аны пешергән вакытта...
Сер түгел, чәй дөньядагы иң киң кулланылыштагы эчемлекләрнең берсе булып тора. Әмма, куркынычларны бәяләү Немец фдераль иниституты экспертлары белдергәнчә, күп кенә чәй яратучылар аны пешергән вакытта еш кына бик җитди хаталар җибәрәләр. Бу исә сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта «Здоровье» сайты яза.
Профессиональ белгечләрнең сүзләренә караганда, яраткан эчемлекне эчү куркыныч тудырмас өчен ике мөһим кагыйдәне үтәргә кирәк. Моның өчен чәй яфраклары өстенә яңа кайнап чыккан су коярга һәм биш минут өстенә әйбер каплап пешерергә.
«Бер генә очракта да 100 градустан түбәнрәк су белән чәй пешермәгез. Чөнки әлеге температурадагы су белән генә андагы бактерияларны үтереп була. Ә менә 80-85°С су белән пешерелгән чәй эчемлеген эчеп, сез күңелсез чирләргә дучар булачаксыз. Шушы гади кагыйдәләрне үтәгән очракта гына, яңа пешерелгән кайнар чәй 100 процент куркынычсызлыкны гарантияли һәм тәмле булачак», — дип аңлата институт хезмәткәрләре.
Комментарийлар