Агачларны кистегезме әле?
Вакытында башкарылган эшләр җимеш агачларының саулыгын саклый.— Кояш нурлары чак кына җылыта башлау белән бакча күзгә күренеп үзгәрә. Кичә генә йоклаган бөреләр ачыла, чәчәкләр борын төртә башлый. Кыз...
Вакытында башкарылган эшләр җимеш агачларының саулыгын саклый.
— Кояш нурлары чак кына җылыта башлау белән бакча күзгә күренеп үзгәрә. Кичә генә йоклаган бөреләр ачыла, чәчәкләр борын төртә башлый. Кызганычка каршы, агач-үсентеләр белән бергә бакчага зыян китерүче бөҗәкләр дә уяна. Иртә яз — алар белән көрәшү өчен иң уңайлы вакыт.
Нәкъ шушы вакытта бакчаны төрле дарулар белән эшкәртеп калырга кирәк. Алар авыруларны һәм бөҗәкләрне таралмас борын юк итәргә ярдәм итәр, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Лилия Нуретдинова.
Иң элек һәр агачны җентекләп карап чыгарга кирәк:
1. Карт агачларның кәүсәсен шпатель, яки тимер щетка белән тазартып чыгыгыз. Чөнки аерылып торган кайрысы астында зарарлы бөҗәкләр кышлый, аннан йомырка сала башлый.
2. Җимеш куакларының ботакларын һәм бөреләрен тикшерегез. Аларга эссе су коярга кирәклеге турында язган идек инде.
3. Бөҗәкләр кышлаган урыннарны тазартып чыгыгыз: былтыргы яфрак, агач кәүсәсендәге тишек-тошык, кипкән ботаклар — боларның барысы да аларның йомырка сала торган куышы. Иң шәп ысул — яндыру.
4. Агач һәм куакларны кисәргә вакыт. Башта эчкә таба үскән ботакларны алыгыз, комачаулаган һәм картайганнарыннан котылыгыз. Кояш нурлары һәм җил ботаклар арасыннан җиңел үтәргә тиеш.
5. Агачларның саулыгын саклар өчен известь белән аклап чыгыгыз. Беренчедән, бу ысул агачларның кәүсәләрен кояш нурларыннан сакласа, икенчедән, кайрысы астына зарарлы бөҗәкләр ияләшүенә ирек бирмәячәк.
— Быел мин агач кәүсәләрен известька дегет кушып акладым. Дегетнең исе корткычларга да ошамый, — дип киңәш бирә Лилия Нуретдинова.

Комментарийлар