Логотип «Мәйдан» журналы

Африка дуңгыз чумасы Татарстанга якынлаша

Африка дуңгыз чумасының (АДЧ) Татарстан чигенә якынлашуы хафага сала. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәс...

Африка дуңгыз чумасының (АДЧ) Татарстан чигенә якынлашуы хафага сала. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.
“Бүгенге көндә иң борчыган мәсьәлә – ул Африка дуңгыз чумасы. Хәзерге вакытта Россиядә вазгыять киренке. Һәм көн саен әлеге чир Татарстанга якынлаша”, - диде ул.
Хисаметдинов китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, быел илдә АДЧ буенча 151 очрак теркәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу якынча ике тапкырга күбрәк. Түбән Новгород, Самара һәм Саратов АДЧ буенча куркыныч төбәкләр санала.
Татарстанда 1 июньнән 1 августка кадәр АДЧ таралуга юл куймауга юнәлдерелгән ике айлык үтә. Айлык кысаларында урыннарда укытулар оештырыла, дуңгыз ите, аннан ясалган теләсә нинди ашамлык идарә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе лабораторияләрендә тикшерелгән.
karantin_cuma Фото: mediusinfo.ru
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар