Логотип «Мәйдан» журналы

«Адымнар»га – Удмуртия Республикасы Кече Пурга авылы мәктәбеннән кунаклар килде

«Адымнар-Чаллы» гимназиясендә очрашулар еш уза. Бүген Удмуртия Республикасы Кече Пурга авылы мәктәбеннән 35 укучы кунакка килде. Аларның мәктәбе Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен йөртә икән.

«Адымнар-Чаллы» гимназиясендә очрашулар еш уза. Бүген Удмуртия Республикасы Кече Пурга авылы мәктәбеннән 35 укучы кунакка килде. Аларның мәктәбе Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен йөртә икән.

Балалар гадәти урта мәктәптә укыйлар. «Адымнар-Чаллы» кебек үзенчәлекле мәктәпләр турында ишетеп кенә беләләр. Заманча гимназия нинди була? Яшьтәшләре нинди кабинетларда һәм ничек белем ала? Бүгенге очрашуда бу сорауларга, һичшиксез, төгәл җавап тапты һәм тәҗрибә туплады кунаклар.

Килеп керүгә, аларны гимназия йолдызлары – футболчылар, биючеләр, көрәшчеләр, сәлкешләр елмаеп һәм алкышлап каршы алдылар, тиз генә һөнәрләрен дә күрсәтергә өлгерделәр. Яшь артистлар инглиз һәм татар телендә Бөек Җиңүгә багышланган миниатюра күрсәтте. Химия кабинетында «Вулкан атылу», «Ясалма кан» һәм башка мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрелде. Музыка дәресе – инглиз телендә, технология исә рус, инглиз телләрендә мастер-класс буларак узды.

Шулай ук төрле юнәлешләрдә күргәзмәләр дә оештырылган иде. Яшь рәссамнарның иҗатын күзәттек. Яшь спортчыларның уңышлары белән таныштык. Яшь биологлар һәм техникларның да иҗат җимешләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Иң кызыгы: алар үз эшләре турында татар, рус, инглиз телләрендә тәфсилләп сөйләп тә бирделәр.

Кыскасы, «Адымнар-Чаллы»да Удмуртия укучылары һәм укытучылары өчен бик шәп экскурсия һәм мастер-класслар үтте. Кызыклы һәм файдалы! Һәркем канәгать калды. Йөзләрдә – елмаю. Күңелдә – рәхмәт хисләре һәм киләчәккә якты өметләр.

 

Лариса Шәемова.

Чыганагы: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/adymnarda-udmurtiiadan-kunaklar 

 

 

Галерея

Комментарийлар