Логотип «Мәйдан» журналы

9 май Европада дәүләт бәйрәме итеп игълан ителергә мөмкин

9 май Евросоюз илләрендә дәүләт бәйрәме һәм рәсми ял көне итеп игълан ителергә мөмкин. Бу хакта 2017 елның соңгы сессиясендә расланган Европарламент резолюциясендә әйтелгән.Резолюциядә "европа гаиләсе...

9 май Евросоюз илләрендә дәүләт бәйрәме һәм рәсми ял көне итеп игълан ителергә мөмкин. Бу хакта 2017 елның соңгы сессиясендә расланган Европарламент резолюциясендә әйтелгән.
Резолюциядә "европа гаиләсендә бердәмлек хисләрен ныгытыр өчен 9 майны гомумевропа бәйрәме ясарга" өндиләр. Әлеге документ европа комиссиясенә, Евросоюз киңәшмәсенә, Евросоюзга кергән илләрнең хакимият һәм парламентларына җибәрелгән, дип яза business-gazeta.ru.
"Хәзер бу илләргә, Европарламент чакыруына кушылып, 9 майны бәйрәм көне итеп белдерергәме-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. Бу көн Европа көне генә түгел, шулай ук күп кенә Евросоюз илләре өчен ул Җиңү көне", - ди европарламент вәкиле Томаш Здэховски.
Евросоюзда 9 май Европа көне буларак билгеләп үтелә, чөнки 1950 елда шушы көнне Шуман Декларациясе игълан ителә. Ә ул үз чиратында Евросоюз башлангычы булган Европа күмер һәм корыч берләшүенә беренче адым була. Җиңү көне аларда 8 май көнне билгеләп үтелә. Шуңа да карамастан, күп кенә Европа илләрендә фашистларны җиңү көнен россиядәгечә, 9 майда үткәрәләр. Мәсәлән, һәлак булган солдатлар истәлегенә акцияләр бу көнне Чехия һәм Словакиядә уздырыла.
Евросоюзның кайбер илләрендә бу инициативага кушылучылар да бар инде. Мәсәлән, Латвия хокук саклаучылары яңа бәйрәм булдыру идеясен күтәреп алып, петиция әзерләгән, бу айда аңа имзалар җыю башлана.
 

Комментарийлар