Әтнәлеләр Татарстан Президентына быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды
Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды. Фото: prav.tatarstan.ruШул рәвешле, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән и...
Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды.

Шул рәвешле, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре башланганнан бирле республика кырларында 1160 мең гектарда яки 78 процент мәйдандагы ашлык суктырылган дип белдерде.
Бөртеклеләрнең тулаем күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.
Беренче булып урып-җыю кампаниясен төгәлләгән Әтнәлеләрдән соң Саба, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары финишка якынлаша, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.
Комментарийлар