Логотип «Мәйдан» журналы

“Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узачак

13-14 август көннәрендә “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узачак. Әлеге чара Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел планлаштырылган...


13-14 август көннәрендә “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узачак.


mJAAFcg_e54
Әлеге чара Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел планлаштырылган чараларның күбесе урта гасырлардагы сугышлар белән бәйле булачак.
“Бөек Болгар”да 12 мәйданчык эшләячәк. Ләкин иң төп мәйданчык, әлбәттә, урта гасыр сугышлары белән бәйле булачак. Ике көн дәвамында тамашачылар 14-15 гасырда "яшәячәк".
Быелгы фестивальнең төп яңалыгы – “First Class” тибындагы урта гасыр сугышлары. Анда катнашучыларның буе, яше буенча да бернинди чикләүләр юк.
Ә төркемнәрдәге сугышчыларның саны быел кимеп, 5кә генә калган.

Шулай ук балалар мәйданчыклары күп булачак. Сабыйлар 14-15 гасыр уеннарында күңел ача алачак. Урта гасырдагы эшләнмәләрне ясау, арбалеттан ату да булачак.
Фестиваль алдыннан махсус бәйгеләр уздырыла. Аларда катнашканнарга “Бөек Болгар” фестиваленең махсус валютасы – “булгарик”лар бирелә. Аңа ия булганнарга өстенлекләр була. Мисал өчен, түләүле мастер-классларга  “булгарик”лар ярдәмендә бушка керәчәкләр. Сугышларны карар өчен дә иң яхшы урыннар аларга тәкъдим ителәчәк.
Урта гасыр костюмына багышланган бәйге кагыйдәләре буенча фестиваль дәвамында бөтен гаиләсе белән урта гасыр костюмын киеп йөргән кешеләргә дә өстенлекләр каралган.
Әлеге бәйгедә катнашып, фестивальгә тарихи костюмнардан килгән гаиләләр бу бәйрәмнең VIP-кунаклары, дип саналачак. Чөнки аларга иң яхшы урыннар каралган, гади кунаклар өчен ишекләре ябык булган җирләргә дә алар керә алачак. Шулай ук алар Бөек Болгар җирлегендәге әйберләрдән чиратсыз һәм бушлай файдалана алачак. Алар чыннан да үзләрен 14-15 гасыр кешеләре итеп хис итәчәк.
Шулай ук эмоцияләр конкурсы да оештырыла. Анда катнашыр өчен былтыр фестивальгә баруыңны һәм андагы хис-кичерешләреңне сурәтләгән “Эмоцияләр бәйгесе” бар. Ә социаль челтәрләрдәге репостлар конкурсындагы җиңүчеләргә урта гасырдагы чып-чын арбалет, Алтын Урда чоры билбавы тапшырылачак.
Урта гасырдагы сугышларны күрергә Красноярск, Санкт-Петербург, Краснодар, Сыктывкар кебек ерак шәһәрләрдән дә тамашачылар киләчәк.
Татарстанның дүрт шәһәреннән рейслар булачак. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән махсус автобуслар җибәреләчәк. Ләкин кунакларга билетларны алдан ук алып куярга кушалар. Аларны http://www.bulgarfest.ru сайты аша да алып була. Автобуслар расписаниесе дә шунда язылган.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/



 

Комментарийлар