8 мартка бүләккә - үзе җыйган велосипед!
Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына үзенчәлекле бүләк ясаган.Ул дүрт көн эчендә үз куллары белән велосипед җыйган.- Хатыным күптән велосипед турында хыяллана иде....
Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына үзенчәлекле бүләк ясаган.
Ул дүрт көн эчендә үз куллары белән велосипед җыйган.
- Хатыным күптән велосипед турында хыяллана иде. Иинтернеттан велосипед җыю схемасын карадым да, кирәкле запчастьләр сатып алдым. Нәтиҗәдә велосипед барлыгы 7,5 мең сумга төште, кибеттә шундый 15 мең тирәсе тора, - ди Ринат.
Ринат һөнәре буенча электрик. Ләкин кулыннан килмәгән эше юк, ди, шуңа да велосипед җыю аның өчен авырлык тудырмаган. Велосипедны ул хатыныннан яшереп, гараҗда җыйган, дип хәбәр итә “Челнинские Известия” газетасы.

Комментарийлар