Логотип «Мәйдан» журналы

Ришат Шәйхетдинов туган ягында бер төркем артистларны җыйган

Чаллыда яшәүче җырчы Ришат Шәйхетдинов туган ягында зур бәйрәм оештырган. Фото: http://intertat.ru/tt Туган ягы Башкортстанның Стәрлебаш районы Уч-Асан авылында Сабан туе үткәрү Ришатның күптәнге...


Чаллыда яшәүче җырчы Ришат Шәйхетдинов туган ягында зур бәйрәм оештырган.


rishat1 Фото: http://intertat.ru/tt
 

Туган ягы Башкортстанның Стәрлебаш районы Уч-Асан авылында Сабан туе үткәрү Ришатның күптәнге хыялы булган. Ниһаять, җырчы теләгенә ирешкән.

Чаллыдан кайткан бер төркем артистларга зур рәхмәтен белдерә Ришат Шәйхетдинов. Артистлар арасында Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, баянчы Шәфәгать Салихов, Ринас Әхмәтов, Руслан Кираметдинов, Айдар Фәтхетдинов, Фәрит Мөхтәров, Рәмзил Сәләхетдинов булган. Бәйрәмне юмор остасы Зилә Шакирҗанова алып барган.

Ришат Шәйхетдинов Уч-Асан авылында яшәүче күп балалы өч гаиләгә зур бүләкләр тапшырган. Бәйрәмдә төрле уен-ярышлар, балалар өчен күңел ачу чаралары узган. Сабан туенда Ришатның тормыш иптәше, җырчы Айгөл Шәйхетдинова да чыгыш ясаган.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар