Логотип «Мәйдан» журналы

75 яшьлек Хәмдүнә блогының киләчәге булырмы?

Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып...

Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып “ХәмдиБлог” төшерүдә катнашкан иде. Соңгы арада блогның яңа чыгарылышлары күренми, кыска вакытлы гына проект булды микәнни?
e2e5b4e34b0dd82fad3d369da29d61d7
— Хәмдүнә апа, сез хәзер блогер икән.
— Әйе шул, мин хәзер блогер. (Көлә) “Татар җыры” алдыннан кеше күңелен күрер өчен булдырдык ул “ХәмдиБлог”ны. Ничек кенә чәйнәмәделәр: тискәре яктан да, уңай фикерләр дә шактый ишетергә туры килде. “Хәмдүнә мәңге яшь” дип мактадылар да, “Карт башы белән шулай кыланмаса!” дип битәрләделәр дә. Театр артисты булсам моңа игътибар да итүче булмас иде. Җыр-моң кешесе булгач, шулай аптырадылар, күрәсең.
— Сез тудырган образ сезгә охшаганмы?
— Юк, бу мин түгел. Үземә дә кызык булды шуны төшерү. 75 яшемдә бьюти-киңәшләр бирермен дип кем уйлаган! (Көлә) Заманадан артта калмаска да кирәк бит, сез — яшьләргә тагылып атлыйм. Образның миңа охшаган бер ягы бар-барын: минем шикелле күңеле яшь, тормышны сөя ул.
— Сез әйтеп узган тискәре тәнкыйть тә куркытмый сезне, димәк?
— Юк, кәнишне. Нәрсәсеннән куркасың аның?! Вакыт булсын менә, сәламәтлек бирсен Ходай. Юбилейга әзерләнеп йөрим, иҗат буенча планнарым зурдан әле.
— Бәлки үзегезгә чын блог булдырырсыз? Римма апа Ибраһимова да “Инстаграм”да бар ди хәзер.
— Үземә шәхси блог кирәкмәс. Аның белән маташырга тагын! (Көлә) Шушысы да җитә.+
— “ХәмдиБлог”ның киләчәге бармы?
— ТМТВ егетләре тагын төшерәбез дигәннәр иде шул. Мин каршы түгел, төшерербез. Якын киләчәктә көтеп калыгыз!
 
http://yalkyn.com

Комментарийлар