Логотип «Мәйдан» журналы

75 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана....

1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. Алар истәлегенә 22 июнь Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.Татарстан башкаласы “Хәтер шәме” Бөтенрос...

1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә.
2a3440b9caa7017506af990759201d08_L
Алар истәлегенә 22 июнь Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстан башкаласы “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылды. "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан традицион "Хәтер шәме" акциясе уздырды.
Казанда әлеге акция 21 июнь кичендә старт алды. Билгесез солдат һәйкәле янында "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге җитәкчеләре һәм "Яшь гвардия" активистлары һәйкәл янында шәмнәрдән "Я помню 1941" сүзен язды.
Бүген Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан төрле чаралар да уздырылды. Казанда Җиңү паркында матәм митингы узды, Дан скверында совет чорының танылган разведчигы Рихард Зоргеның һәйкәле ачылды.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар