![autosjedalica-580x400-1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/autosjedalica-580x400-1.jpg)
Ведомство мондый яшьтәге балаларны арткы утыргычта креслосыз гына йөртергә мөмкин дип саный. Әмма 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта автокреслода гына утырып барырга тиеш. Шулай ук 7 яшьтән кечерәкләрне машинада караучысыз калдырырга ярамый. Балаларын үзләрен генә калдыручыларны 500 сум штраф көтә.
Министрлык башка үзгәрешләр дә кертергә тели: мәсәлән, әгәр шофер үз полосасына өзек-өзек линия аша яки тыелган билгегә кадәр борылырга өлгерми икән, бу кагыйдә бозу булып санала.
Комментарийлар