Логотип «Мәйдан» журналы

7 май: Казан Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концертлары, иҗади күргәзмәләр, балалар рәсемнәре бәйгеләре, шулай ук йөзү, футбол, өстәл хоккее буенча спорт...

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концертлары, иҗади күргәзмәләр, балалар рәсемнәре бәйгеләре, шулай ук йөзү, футбол, өстәл хоккее буенча спорт ярышлары уза, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бәйрәм көне Бөек Ватан сугышына багышланган район концертлары белән башлана. 12.00 сәгатьтә Идел буе районының Ветераннар йортында “Агыл, җыр!” (“Лейся, песня!”) клнцерты узачак, концерттан соң кыр кухнясы һәм чәй өстәлләре оештырылачак. 13.30 сәгатьтә Вахитов районының Киров бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган концерт программасы белән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
12.00 сәгатьтә Киров районының 3-нче сәнгать мәктәбендә ике күргәзмә ачыла – рәссамнар Александр Иншаков һәм Михаил Кузнецовның “Җиңү көне” иҗат эшләре экспозициясе һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе. Моннан кала, “Заречье” үзәгендә “Җиңү мае” балалар рәсемнәре район күргәзмәсе.
14.00 сәгатьтә Киров районының Левченко бистәсендә “Полимер-фото” заводчылары монументы янында сугыш кырларында ятып калучылар истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы узачак, шуннан соң “45-нче елның май яшене...” бәйрәм чарасы планлаштырылган.
15.00 сәгатьтә Авиатөзелеш районының Ленин ис. мәдәният сараенда “Алар Ватан өчен көрәштеләр” тантаналы җыены узачак, биредә 500 ветеран һәм тыл хезмәтчәне катнашачак. Бәйрәм “Крылья Советов” паркында дәвам итәчәк, 17.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне “Синең оныкларың без, Җиңү!” бәйрәм чарасына чакыралар.
16.00 сәгатьтә Совет районында “Йортыбыз ветераннары” бәйрәме узачак. Анда катнашу өчен казанлыларны Искра урамындагы Хәтер стенды янына һәм Зәкиев ур., 5 адресы буенча “Звездный” скверына чакыралар. Шундый ук чаралар Карбышев ур., 15 һәм Минск ур., 22 адреслары буенча да үтәчәк.
Көн дәвамында шәһәрдә спорт чаралары планлаштырылган. “Тасма” стадионында футбол буенча иптәшлек матчын күзәтергә мөмкин, Киров районының “Заречье” үзәгендә өстәл хоккее буенча турнир узачак, “Оргсинтез” бассейнында йөзү буенча ярышлар үтә, ә “Баско” клубында яшүсмерләр арасында хоккей буенча “Җиңү кайтавазы” Бөтенроссия турниры узачак. Казанның Үзәк стадионында һәм “Тасма” спорт мәктәбендә “Күн туп” клубы бүләгенә гомуми белем бирү учреждениеләр арасында Киров һәм Мәскәү районнарының футбол буенча беренчелеге башлана.

Комментарийлар