Логотип «Мәйдан» журналы

65 яшьтән узган чаллылылар өчен хастаханәдә аерым бүлек ачылды

Чаллының 3 нче номерлы хастаханәсендә күптән түгел 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым бер бүлек ачтылар. Алга таба ул геронтология бүлеге буларак эшли башлаячак. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә...

Чаллының 3 нче номерлы хастаханәсендә күптән түгел 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым бер бүлек ачтылар. Алга таба ул геронтология бүлеге буларак эшли башлаячак. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Әлеге бүлекнең башлыгы Галина Сухова әйтүенчә, бу өлкәдә алар беренчеләр. Шәһәр халкының 16 проценты өлкәннәр, ике ел эчендә аларның саны 2 процентка арткан.
Хәзергә өлкән пациентлар белән гадәти табиб-терапевт эшли, алга таба ул кирәкле әзерлекләрне үтәчәк.
 
 
Хастаханәгә килә алмаучы авыруларның өенә баручы фельдшер да бар.
Галина Сухова сүзләренчә, хәзер бүлектә 698 кеше исәптә, аларның саны, әлбәттә, артачак. Алар арасында 458 хатын-кыз, 246 ир-ат. Пациентларның иң өлкәненә 104 яшь. Бу бүлектә табиб 20 минутка кадәр кабул итәргә мөмкин.
Табиблар белән мәгълүмати очрашулар, дәвалау физкультурасы дәресләре уздыру буенча яңа проект та старт алган. Монда кешеләр дәвалану өчен генә түгел, үзара аралашу өчен дә киләләр, ди табиб.
 
Фото: http://chelny-izvest.ru
 
 
 
 

Комментарийлар