Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген яңгыр яву ихтималы бар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.Республикада урыны белән кыска вакытка җилнең көчәюе көт...


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.



Республикада урыны белән кыска вакытка җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез кыска вакытлы яңгырлар явып уза.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 8-13, көндез 8-23 градус җылы.
Казанда яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы көндез 22 градуска кадәр җылыта.

Комментарийлар