Логотип «Мәйдан» журналы

«Пароль – Юк!» – «Яңа татар пьесасы» җиңүчеләре арасында!

«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә йомгак ясалды.Җиңүчеләр арасында Чаллыда яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева да бар. Аның «Пароль – Юк!» дигән әсәре кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.«Әсәр ке...

«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында Чаллыда яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева да бар. Аның «Пароль – Юк!» дигән әсәре кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.
«Әсәр кешенең эчке дөньясы, үз-үзе белән көрәше һәм иң көчлеләрнең генә үзен җиңә алуы турында. Моның өчен янәшәдәге якын кешеләрнең дә, узеңнең дә «юк» дип әйтә белүе мөһим...», – ди автор. – Драматургия – коточкыч авыр жанр, пьесага тотынганда, алдыңа кырыкмаса-кырык сорау килеп баса. Ябык конкурста республиканың иң тәҗрибәле режиссерлары, театр белгечләре иҗатыңны бәяләгән икән – бу тагын язарга стимул бирә, җиңүчеләр исемлегендә булу үзеңә ышанычны арттыра».
Җиңүчеләр:
I премия: «Картлар күңеле кемнәрдә» , Әлфис Гаязов (Илтифатлы) һәм рус телендә язылган «Последние люди» пьесасы белән кинорежиссер һәм рус телле драматург Салават Юзеев (Аббас Бахытов).
II һәм III премия Әлмәттә яшәүче Мамадыш егете Артур Ибраһимовка тапшырылды. Зөлфәт Нургалиевич псевдонимы белән бирелгән «Бабайның бабасы» һәм Мәҗүсиев Мөхәммәт Гайсиевич псевдонимы белән бирелгән «Күрше авыл догалары» пьесалары өчен.
«Милли классиканы заманчалаштыру өчен» махсус номинация - Раушан Шәрипов (Абдул) ка«Ач күзеңне, килен бу...» әсәре өчен бирелде.
Кызыксындыру премиясе - Мансур Гыйләҗев (Тамада), «Бездә туй – аерылышабыз!» комедиясе өчен; Айгөл Әхмәтгалиева (Фәттах), «Пароль – Юк!».
Премияләрне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тапшырды.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yana-tatar-pesasy-2022-baigese-inucelare-bilgele-5864766

Комментарийлар