Логотип «Мәйдан» журналы

"5"леләргә - 75 ел!

Россия мәктәпләрендә 5 баллы система кертелүгә 75 ел тулды.Ә менә бу системаның искерүе һәм икенчегә күчү зарурлыгы турында сүзләр даими ишетелеп тора. “Әлегә бернинди дә җитди тәкъдим булмады, минемч...

Россия мәктәпләрендә 5 баллы система кертелүгә 75 ел тулды.
Ә менә бу системаның искерүе һәм икенчегә күчү зарурлыгы турында сүзләр даими ишетелеп тора. “Әлегә бернинди дә җитди тәкъдим булмады, минемчә, күчү кирәк тә түгел”, дигән бу уңайдан мәгариф министры Ольга Васильева.
Шул ук вакытта Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү университетының Мәгариф институты белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге башлыгы, Бердәм дәүләт имтиханының "атасы” Виктор Болотов сүзләренчә, бу мәсьәлә турында фикер алышулар бара, ләкин аны гамәлгә кертү өчен укытучыларның квалификациясен күтәрү мотлак.
— 5 баллы система — өченче көнге система. Һичшиксез, аны үзгәртергә кирәк. Без күпбаллы системаларга күчү буенча эшләр башкарган идек. Хәтеремдә, 12 баллы система буенча зур проект булды, ләкин бу - киләчәк мәсьәләсе, — ди ул.
Фото: globallookpress.com
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар