Логотип «Мәйдан» журналы

5 серегезне беркемгә дә сөйләмәгез!

Кайвакыт кемгәдер күңелеңне бушатсаң, җиңел булып кала. Ә менә кайбер серләр белән бүлешергә ярамый, дип ышандыра белгечләр.Хәтта идеаль гаиләдә дә конфликтлар булмый калмый. Гадәттә, алар тиз “сүнә”....



Кайвакыт кемгәдер күңелеңне бушатсаң, җиңел булып кала. Ә менә кайбер серләр белән бүлешергә ярамый, дип ышандыра белгечләр.



Хәтта идеаль гаиләдә дә конфликтлар булмый калмый. Гадәттә, алар тиз “сүнә”. Ләкин аларны кемгәдер сөйләгән булсагыз, иң кирәкмәгән вакытта исегезгә төшерелеп, тормышыгызны бозарга мөмкин.


Су коену киемендә яисә күбекле ваннада фото төшәргә яратасыз икән, аларны башкаларга күрсәтмәгез. Кайчандыр моның сезгә каршы “эшләве” ихтимал.
Иң ныклы гаиләдә дә финанс проблемалары була. Никадәр кыен булса да, алар хакында бүлешмәгез. Башкалар сезгә ярдәм итә алмас, ә җәмәгатегез белән арагызны бозарга мөмкиннәр.
Бер кеше белән ни хакында сөйләшүегезне икенче кешегә сөйләмәгез. Мәсәлән, ирегез белән ни хакта сөйләшүне әти-әни белмәсә дә ярый. Яисә киресенчә.
Интим тормышыгыз хакында кем беләндер бик сөйләшәсегез килә икән, аны сөйгән ярыгыз белән тикшерегез. Я булмаса, психологка мөрәҗәгать итегез. Дуслар белән сөйләшә торган тема түгел ул.


 
Фото: https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар