43 яшьлек модель унсигездәге кебек күренә
Тайваньда яшәүче дизайнер һәм модель үзенең тышкы кыяфәте белән популярлык казанган.Фотодагы Луре Шуга 43 яшь дисәң, беркем дә ышанмый.Аның йөзендә җыерчыклар гомумән юк.Таныш булмаган кешеләр аңа 18...
Тайваньда яшәүче дизайнер һәм модель үзенең тышкы кыяфәте белән популярлык казанган.

Фотодагы Луре Шуга 43 яшь дисәң, беркем дә ышанмый.
Аның йөзендә җыерчыклар гомумән юк.

Таныш булмаган кешеләр аңа 18 яшьтән дә артыкны бирми, шуның өстенә дизайнер яшьләр стилендә киенергә ярата.

Шулай да аның болай яшь булып калуының сере киенүендә түгел. Луре битләрен һәм тәнен тәрбияләп, карап кына тора.
Ул урамга кояштан саклану өчен кулланыла торган кремны сөртмичә чыкмый. Коллаген һәм С витамины кушылган ризыкларны куллана, шулай итеп ул тиресен саклый.

Шу татлы һәм майлы ризыкларны бөтенләй ашамый.
Модельнең иртәсе һәркөн каты каһвәдән башлана. 43 яшьлек чибәркәйнең фикеренчә, ул да тире өчен файдалы.

Шулай да аның әнисе һәм апасы белән бергә төшкән фотосына карагач, яшь булып калу сере дөрес туклану һәм сәламәт тормыш рәвешендә түгел, ә генетикада түгел микән дигән уйга киләсең...
Фото: instagram.com/lurehsu.
Чыганак: https://vestikamaza.ru/

Комментарийлар