Логотип «Мәйдан» журналы

4 ноябрьдә Яр Чаллыда «Уральский перепляс тәкъдим итә» дип исемләнгән халык биюе концерты узачак

4 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният йорты сәхнәсендә «Уральский перепляс тәкъдим итә...» халык биюе концерты узачак. Ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният» милли проектын то...

4 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният йорты сәхнәсендә «Уральский перепляс тәкъдим итә...» халык биюе концерты узачак. Ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
uralskie-pereplyasy
«Уральский перепляс тәкъдим итә...» бу – Наталья Карташова һәм Татьяна Реусның Чиләбе халык биюен үстерү фондының Мәдәният проекты. Ул 2019 елгы иң яхшы коммерциячел булмаган йөз проект арасына керде һәм «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан ярдәм алды.
Бүлеп бирелгән федераль грант Себер, Көньяк Урал, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары үзешчән бию коллективларының төбәкара уртак концертларын оештыруга һәм уздыруга тотылачак.
Концертта катнашучылар – «Уральский перепляс» Бөтенроссия халык биюе конкурсы лауреатлары, 2017 һәм 2018 еллар халык биюе буенча Россия чемпионнары «Ералаш» хореография ансамбле (Чиләбе) һәм «Себер Яшьлеге» халык бию ансамбле (Төмән), шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның иң яхшы бию коллективлары.
Кичәнең хэдлайнеры Чиләбедән «Ералаш» хореография ансамбле булачак. Бүгенге көндә бу ансамбльдә 5-18 яшьлек 400гә якын катнашучы бар. Елена Фарладанская җитәкчелегендә 15 яхшы педагог яшь йолдызларны классик, халык, заманча ир-атлар һәм хатын-кызлар биюенә, трюклы акробатикага өйрәтә.
Чаллы сәхнәсендә Көньяк Урал һәм Себердән килгән кунакларга «Бисеринки» бию ансамбле дә кушылачак. Бу – Татарстанның күренекле хореография коллективы, аның базасында Балалар хореография мәктәбе булдырылган, анда 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 400 сәләтле бала тәрбияләнә һәм профессиональ рәвештә үсә.
Мәктәп белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык биюен үстерүгә керткән өлеше өчен «Россия рухы» премиясе лауреаты Лилия Нурмөхәммәтова җитәкли. «Бисеринки» күп тапкыр үз казанышлары өчен бүләкләр белән билгеләп үтелде, берничә тапкыр Бөтенроссия һәм халыкара хореография бәйгеләре лауреатлары булдылар, зур горурлык белән «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» исемен йөртәләр.
 
Фото: http://pereplyas.ru/events/4005/

Комментарийлар