Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиянең Адана шәһәрендә ачылган күргәзмәдә Татарстан һәм Казан күренешләре сурәтләнгән

Төркиянең Адана шәһәрендә Татарстанга багышланган күргәзмә ачылган. "Татарстан: өндәге чынбарлык" дип аталган күргәзмәдә Төркия фоторәссамы Лютфи Кюпелиның Татарстан һәм Казан күренешләре сурәтләнгән...

Төркиянең Адана шәһәрендә Татарстанга багышланган күргәзмә ачылган. "Татарстан: өндәге чынбарлык" дип аталган күргәзмәдә Төркия фоторәссамы Лютфи Кюпелиның Татарстан һәм Казан күренешләре сурәтләнгән фотолары куелган.

020


Бу турыда "Татарстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте" хәбәр итте.

Күргәзмәне «Белем» фонды «Чукурова» Муниципалитетлар берлеге белән берлектә әзерләгән. Әлеге чара Төркиянең сәнәгый яктан нык үсеш кичергән провинциясендә республиканы үзенчәлекле төстә тәкъдим итү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Андрей Карлов истәлегенә багышланган күргәзмә экспозиция белән танышкан кешеләрдә зур кызыксыну уяткан. Аны ачу тантанасында шулай ук провинция губернаторы Мәхмүт Демирташ, Адана шәһәре мэры Хөсәен Созлю, Андрей Карловның тол хатыны Марина Карлова катнашкан.

Татарстанга багышланган күргәзмә белән күрше провинция җитәкчелеге дә кызыксынган һәм оештыручыларга аны Урта диңгез буендагы Мерсин шәһәрендә дә үткәрергә тәкъдим иткән.
Фото: РОО

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181295/

Комментарийлар