Температураң югары булса, мәктәпкә керә алмыйсың
Ростовта укучылар уку йортына махсус рамка аша үтәчәк.Киләсе елда Ростовның берничә мәктәбендә укучыларның тән температурасын үлчи торган махсус рамкалар куелачак. Пилот проектта әлегә ике мәктәп катн...
Ростовта укучылар уку йортына махсус рамка аша үтәчәк.
Киләсе елда Ростовның берничә мәктәбендә укучыларның тән температурасын үлчи торган махсус рамкалар куелачак. Пилот проектта әлегә ике мәктәп катнаша. Көн дәвамында укучылар берничә тапкыр махсус рамка аша үтәчәк, әгәр баланың температурасы күтәрелсә, рамка тиешле сигнал бирәчәк.Моннан тыш, трекер системасы да булдырылачак. Ул гадәти фитнес-браслет рәвешендә булачак. Браслет укучының пульсын, кан басымын күрсәтә, ЭКГ эшли. Урындагы табиблар мәктәп мохитенең балалар сәламәтлегенә нинди йогынты ясавын шулай итеп тикшерергә уйлый.Браслет күрсәткечләрендә тайпылышлар булса, әти-әниләргә һәм мәктәпнең медицина хезмәткәрләренә бу хакта ул үзе үк хәбәр җибәрәчәк. Бу яңалыкның беренче үрнәкләре агымдагы ел ахырында сынау үтәчәк.
Фото: gazeta-pokrovskoe-streshnevo.info
Комментарийлар