Казан Ратушасында Равил Фәйзуллинның гомер китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең 75 яшьлек юбилеен "Гомер калейдоскобы" дип аталган яңа җыентыгын тәкъдим итү форматында үткәрде. Фото: Рамил ГалиЮбилей кичәсе Казан Ратушасы залында...
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең 75 яшьлек юбилеен "Гомер калейдоскобы" дип аталган яңа җыентыгын тәкъдим итү форматында үткәрде.
Юбилей кичәсе Казан Ратушасы залында узды.
Кичә шагыйрьне 70 яшьлегендә Минтимер Шәймиев котлаган чыгышның видеоязмасы белән башланып китте.
Алып баручы Илдар Кыямов Равил Фәйзуллинның Татарстан Язучылар берлегенең иң зур стажлы әгъзасы булуын искәртеп узды.
Кичәгә кунак булып Татарстан Премьер-министр урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президентының мәдәният фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, Болгар ислам академиясенең учедительләр советы рәисе Камил Исхаков һәм башкалар килгән иде.
Китап халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Габдрахман улының тормыш юлындагы мөһим этапларны, замандашларының бәясен-фикерләрен, кабатланмас гомер мизгелләрен – уникаль фотосурәтләрне колачлый.
Комментарийлар